Бүген “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев подрядчы оешмалар белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә, үзенчәлекле икътисади зонаның инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларын гамәлдәге килешү кысаларында төзү сораулары , шулай ук 2013 елда подрядчылар үтәргә тиеш булган бурычлар тикшерелде.
Хәзерге вакытта генераль подрядчылар “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан, 2012 елда төзелгән килешүләр буенча эшләр тәмамланып килә, Заказ бирүчегә объектларны тапшыруга әзерлек эшләре бара. Агымдагы елның башыннан алып, бүгенге көнгә кадәр 343,428 млн. сумлык төзү-монтаж эшләре эшләнгән, шул исәптән “Камгэсэнергострой” ААҖ – 260,458 млн. сум, “Трест Камдорстрой” ЯАҖ – 82,970 млн. сум.
“Алабуга” ҮИЗда проектлы-эзләнү һәм төзү-монтаж эшләрен эшләү буенча үткәрелгән ачык бәйгеләрнең җиңүчеләре белән, 2013 елда төзергә һәм файдалануга тапшырырга планлаштырылган объектларга контрактлар төзелә. Шулай итеп, киләсе чор өчен бурычлар бүген үк билгеле. Подрядчылар тарафыннан, кайбер объектларда (РП-1, РП-2, РП- 3,4 кабель линияләре буенча) эшләр башланды да инде.