Түбән Кама шәһәрендәге нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексының төзелеш мәйданыннан яңалыклар

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе

Нефть эшкәртү тирәнлеген киләчәктә зурайту өчен эшләнгән “ТАНЕКО” ААҖ НХЗ һәм НП Комплексындагы гидрокрекингны (1Б этабы) Комбинацияләп урнаштыруда төзү-монтаж эшләре кызу темплар белән бара. ПНР планына туры килеп, 1Б этап объектларын файдалануга тапшыру, өстенлеге буенча, эшли башлый торган ике схемага бүленгән.

-         Эшли башлый торган 1нче схема (49 объект) составында: секция 4100   (гидрокрекинг), секция 3000 ( секционара эстакада), секция 3100 ( водород җитештерүне урнаштыру), секция 3120 ( водород чистартуны урнаштыру), тит. 070 ( цехара эстакадалар) һәм гомумзавод хуҗалык объектлары;

-         Эшли башлый торган 1нче схема (24 объект): секция 4600 ( май җитештерүне урнаштыру), секция 3110 ( водород җитештерүне урнаштыру), секция 3400 ( күкерт җитештерү) һәм гомумзавод хуҗалык объектлары.

Төзү-монтаж эшләрен тулысынча төгәлләү вакыты түбәндәгечә планлаштырылган:

Эшли башлый торган 1 нче схема – 2013 елның июне

Эшли башлый торган 2 нче схема – 2013 елның декабре.

Көн  саен төзелеш мәйданында 3000нән артык кеше эшли. Төп подрядчы оешмалар булып, “Татэлектромонтаж” ААҖ, “КамГЭСэнергострой” ААҖ, “Нефтегазинжиниринг” ҖЧҖ, “УК “Главнефтегазстройсервис” ҖЧҖ, “Татспецнефтехиммонтаж” ҖЧҖ, “АК ВНЗМ” ААҖ, “ТМИМ” НПФ ҖЧҖ, “Кулонстрой” ЯАҖ, “Арслан” ҖЧҖ.

Төзелеш башыннан, төзү-монтаж эшләре өчен 9,6 млрд. сум үзләштерелгән.

Бүгенге көндә гомумтөзелеш эшләренең күп өлеше эшләнеп беткән ( җир эшләре - 443–88 м3, свай кадаклау – 11143 шт., җыелма тимер-бетон монтажлау – 5 146 м3), җиһазларны монтажлау һәм бәйләү, технологик труба үткәргечләрне монтажлау ( монтажланган металлоконструкция – 33 946 тн, җир асты труба үткәргечләре – 14 114 п.м, җир өсте труба үткәргечләре – 121834 п.м) эшләнгән, эре тонажлы җиһазларны монтажлау буенча күп эшләр эшләнгән. Барлыгы 785 берәмлек технологик җиһазны, шул исәптән “Илсунг”, «UOP», «Howden», «Bombas Ercole Marelli», «Hamon», «Weir Gabbioneta», «Уралхиммаш» ААҖ Аппаратларын комплектацияләү каралган.

Декабрьдә “Татэлектромонтаж” ААҖ, бүлеп бирү-трансформатор подстанциясенә һәм, аннан соң, гидрокрекингны Комбинирлашктырып урнаштыруны конкрет кулланучыларның электроприемникларына көчәнеш җибәрүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International