Ирек Фәйзуллин: Тармакка дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте кирәк

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Төзелеш тармагына дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте кирәк, бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, «Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» программасын тормышка ашыру кысаларында Идел буе федераль округы вәкилләрен укыту буенча пилот проектын ачып, белдерде. Уку 15 һәм 16 апрельдә Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы Казан филиалы базасында вебинарлар формасында үткәрелә. «Безнең беренчел бурыч – урыннарда заказчының грамоталы квалификацияле хезмәтен тәэмин итү. Моның өчен Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы, ә алга таба «РосКапСтрой» ФАУ белән берлектә, региональ һәм муниципаль хакимият вәкилләренең бюджет акчаларын кулланучылар дәрәҗәсе буенча дистанцион һәм турыдан-туры укулары уздырылачак. Бу эш хәзерге катлаулы шартларда аеруча мөһим, чөнки ил буенча төзелешләр туктатыла, һәм федераль бюджеттан субсидияләнә торган объектлар вакытында гына файдалануга тапшырылмаска мөмкин, асылда да гамәлгә ашырылмый. Мин төбәк җитәкчеләренең үлчәүле позициясенә ышанам, аларга элеккеге режимда эшнең дәвам ителүе, инвестиция-төзелеш процессында катнашучыларның үзара ничек хезмәттәшлек итүе һәм, иң мөһиме, төзелеш мәйданнарында санитар-эпидемиологик иминлек чараларының барысы да тәэмин ителәчәге бәйле», - дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов барлык милли программаларны һәм проектларны тормышка ашыру барысыннан да бердәм механизм буларак эшли белүне таләп итә дип искәртте - төзелеш тармагында катнашучылардан гына түгел, ә бердәм система һәм эш методикасын булдырырга кирәк булган башка министрлык һәм ведомстволардан. Коронавирусның бүгенге хәлне тагын да катлауландыручы таралуын исәпкә алып, без мөнәсәбәтләребезне тамырдан үзгәртергә, системалы алым кулланырга тиеш. Бүген дәүләт заказчысын укыту мәктәбе үткәрелүе, киләчәктә барлык заказчыларны һәм төзелеш процессында катнашучыларны укыту - бу авыр юлны уңышлы үтүдә мөһим адым», - дип ассызыклады Фәрит Хәнифов. Шулай ук республика төзелеш министрлыгы башлыгы заказ бирүче «заказчы –проектчы - подрядчы» триадасында төп булырга тиеш дип саный. Әгәр заказчы профессиональ, тәртипле һәм тиз арада килеп туган сорауларга җавап бирә торган булса, проектлаучыларга һәм подрядчыларга проект кысаларында үз эшләрен башкару җиңелрәк булачак. Рәссәй Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалы мәйданчыгында уза торган вебинарда Идел буе федераль округының 13тән артык төбәгеннән 350 вәкил катнаша: төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төзүчеләрнең җитәкчеләре һәм башкарма составы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International