Бүген Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау колллегиясе белән бергә узган киңәйтелгән киңәшмәдә, дәүләт корпорациясе – “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның” 2007-2012 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм аның 2013-2015 елларда эшләү перспективасы турында фикер алыштылар.
Утырышта ТКХ Фонды генераль директоры Константин Цицин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, дәүләт хакимиятенең федераль һәм региональ органнары вәкилләре, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар катнашты. Казанга, чарада катнашу өчен, РФның 74 субъектыннан вәкилләр килде.
Киңәшмәне ачканда, ТР Президенты, фондның эшчәнлеге ТКХ тармагын финанс яктан тотрыкландырырга, аны модернизацияли башларга, энергия куллануны кискен төшерергә, аз керемле гражданнарга адреслы социаль ярдәм итәргә мөмкилек бирүен билгеләп үтте. Иң мөһиме, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ТКХ реформалаштыру өлкәсендәге эшчәнлек системалаштырылды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм башка регионнар фондның эше дәвамлы булуын һәм капиталь ремонт һәм авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү региональ программаларын тормышка ашыруда финанс яктан ярдәм итүен телиләр.
“Бер генә регион да әлеге мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә чишә алмаячак. Фонд эшләргә, финанс яктан ярдәм итәргә тиеш. Әлбәттә, без дә мәсьәләне чишүдә үз өлешебезне кертергә тиеш, һәм халык та бу эштә катнашырга тиеш. Фонд эшчәнлегенең ким дигәндә 2016 елга кадәр озайтылуына без бик рәхмәтле, ләкин күп нәрсә үзебездән тора. Һәр регион, капиталь ремонт, авария хәлендәге торак проблемасын хәл итү параллель рәвештә барырга тиешлеген ил җитәкчелегенә җиткерергә тиеш. Капиталь ремонттан авария хәлендәге торакка тулысынча күчү дөрес түгел, беренче сегмент та һәм икенчесе дә игътибар үзәгендә булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Дәүләт корпорациясе башлыгы Константин Цицин республиканың торак-коммуналь комплексны модернизацияләүдә ирешкән уңышларын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, фонд үзенең эшчәнлеген нәкъ Казанда йомгаклавы, очраклылык түгел. “ Монда яшерерлек бернәрсә дә юк. Бүген Татарстан – ТКХ реформалаштыруда барлык позицияләр буенча лидер”, - диде ул.
К. Цицин искәртеп үткәнчә, ТКХ Фонды турындагы яңа редакция буенча дәүләт корпарациясенең эшчәнлеге 2016 елның 1 гыйнварына кадәр озайтыла. Ләкин аның эшләү рәвеше яңадан төзеләчәк. Хәзерге вакытта төп бурыч булып, торак фондын капиталь ремонтлау проблемасын хәл итү торса, 2013-2015 елларда эшчәнлекнең иң мөһим юнәлеш булып, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү торачак. Бу чор эчендә авария хәлендәге 11млн. кв. м торактан гражданнарны күчерү планлаштырыла. Алдагы елларда Фонд регионнарга якынча 159 млрд. сум бүлеп бирергә планлаштыра, әлеге сумманың 126 млрд.-ы авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерүгә тотылачак. К. Цицин билгеләп үткәнчә, хәзер, шулай ук, кире кайтару нигезендә, ягъни кечкенә процент белән озак сроклы кредит формасында, барлык бюджетлардан муниципалитетлардагы ТКХ тармагын финанслау механизмын уйлап бетерергә кирәк.
Әлеге эш белән бер үк вакытта фонд күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшен финансларга ярдәм итүне дәвам итәчәк, шулай ук үзе өчен яңа юнәлеш – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү белән шөгыльләнәчәк. Әлеге максатлар өчен 18 һәм 15 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла.
Иске йортларны ликвидацияләү буенча чараларны тормышка ашыру, фонд башлыгы фикеренчә, регионнардан күп көч таләп итәчәк. “Регионнарга, фонд тарафыннан бүленеп бирелгән лимитларны алу шартлары гади түгел. Моның өчен һәр регион 2012 елның 1 гыйнварына иске дип табылган йортларны тулысынча күчерүне күздә тотарга тиеш булган өч еллык программаны тәкъдим итәргә тиеш. Бу бик катлаулы бурыч. Бу мәсьәләдән чыгу юлы берәү генә – сыйфатына зыян салмыйча, төзелеш бәяләрен киметү”, - диде К. Цицин. Аның сүзләренә караганда, моңа ирешү өчен, аз катлы йортлар төзү һәм коммерцияле күчемсез милек– йортларның беренче катында сәүдә мәйданнары төзү өчен инвесторларны финанс яктан ярдәм итәргә җәлеп итү аша ирешергә мөмкин.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, тормышка ашыру иницаторы булып, нигездә, республика торган “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы Федераль закон буенча Татарстанда ирешелгән нәтиҗәләрнең кайберләре турында сөйләде. 2007 елда Казанда РФ Президенты катнашында үткән, ТКХ проблемаларына багышланган киңәшмәдән соң, масштаблы федераль программманы тормышка ашыру турында карар кабул ителде. Беренче ике ел эчендә, 2008-2009 елларда программаны тормышка ашыру кысаларында, республика капиталь ремонт буенча бүлеп бирелгән федераль лимитларны тулысынча үзләштерә һәм федераль үзәкнең ТКХ реформалаштыру буенча куйган шартларның барысын да үти алды. Шуңа да карамастан, 2010 елга, Татарстанда, капиталь ремонт таләп итүче, якынча 40 млн. кв. м торак калып килде. Шуның белән бәйле рәвештә, ТКХ белән берлектә, региональ фонд төзү буенча пилот проект реализацияләү һәм капиталь ремонт финанслауның яңа механизмын барлыкка китерү турында карар кабул ителде. Капиталь ремонт өчен 1 кв.метрдан 5 сум күләмендә түләүләр кабул итү федераль стандартларын исәпкә алып, Татарстанда программа эшләнелде. Әлеге программа нигезендә идарә компанияләре һәм ТСЖ тарафыннан, аккумуляцияләнгән чаралар иң беренче чиратта мохтаж булган йортларны капиталь ремонтлау өчен кулланыла. Алдагы елларда, ремонт ясалган йортлардан түләүләр, шулай ук, фондта аккумуляцияләнә, ләкин икенче йортларга сарыф ителә. Шуның белән, региональ фонд белән килешү төзегән бер генә йорт та, ремонтсыз калмый.
2008 елдан 2012 елга кадәрге чорда, ТРда капиталь ремонт программасын финанслау күләме 29 млрд. сумнан артты. Бу вакыт эчендә гомуми мәйданы 33 млн. кв. метр булган 7,5 меңнән артык йорт ремонтланылды, 1,32 млн.нан артык татарстанлының яшәү шартлары яхшырды.
Шуңа да карамастан, республикада, ремонт таләп итүче 6 меңнән артык күпфатирлы йорт бар. Әлеге йортларда 1,2 млн.нан артык кеше яши.
2010 елдан республикада авария хәлендәге торак йортлардан граңданнарны күчерү программасы тормышка ашырыла. Гомумән алганда, әлеге чорда, авария хәлендәге 334 күпфатирлы йортта яшәүче 5 меңнән артык кеше күчерелде.
Киңәшмәдә ТКХ өлкәсендә энергоэффективлыкны үстерү соравына аерым игътибар ителде. ТКХ ны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турындагы федераль законны тормышка ашыруның гамәли сорауларыннан тыш, утырыштагы докладларның бер өлеше хисаплау приборларын җитештерү, урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә багышланган иде.
Чара ахырында К.Цицин билгеләп үткәнчә, Ул Татарстанга беренче тапкыр фонд чараларыннан республикага чираттагы транш тәкъдим итү турындагы карар формасындагы яңа ел бүләгеннән башка килгән. “Мин республиканы, фондның барлык лимитын алган һәм 31 декабрьгә кадәр барлык программаларны тулысынча тормышка ашыра торган РФ регионнарының бик сирәге, хәтта бердәнбер булуы белән котларга булдым. Моның белән мин үзенең катгый контроле белән программаларны тәмамлау халәтенә җиткергән Татарстан Президентын да котларга телим”, - дип ассызыклады Константин Цицин.