Казанда ике көнлек мәгълүмати-укыту вебинары уңышлы тәмамланды

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов билгеләп үткәнчә, төзелеш җәмәгатьчелегендә белем алуга һәм аларны практикада нәтиҗәле куллануга даими һәм мотивацияле омтылышны формалаштыру – тармак үсеше өчен мөһим әһәмияткә ия. Рәссәй Баш дәүләт экспертизасының Казан филиалында «Дәүләт заказчысының нәтиҗәле хезмәте» программасын тормышка ашыру кысаларында ике көнлек вебинар тәмамланды. Анда Идел буе федераль округының 13 регионыннан 350 дән артык вәкил: региональ министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, төзүчеләрнең җитәкчеләре һәм башкарма составы катнашты. Семинарның икенче көне барышында «Дәүләт контрактларын гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны тәэмин итү. Дәүләт программаларын финанслау. Төзелеш процессын финанс ягыннан тәэмин итүдә казначылыкның роле. Финанс контроле һәм мониторинг» темасына Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәсәнов А. Р., «Төзелеш күзәтчелеге. Функцияләре, эшчәнлеге. Ярашлылык турында бәяләмә алу тәртибе» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары Сафиуллин И. Ф., «Объектларны төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә бухгалтер исәбе. Объектны дәүләт заказчысы балансыннан тапшыру тәртибе. Төп чаралар объектын исәпкә кую (капиталь төзелеш объектының баланс бәясен арттыру)» темасына «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ директоры урынбасары Л.Б. Галимова, «Төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү шартларында инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту инструментлары» темасына Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары И.С. Начвин чыгыш ясадылар. Чара тәмамланганнан соң, вебинарда катнашучылар оештыручыларга нәтиҗәле һәм бик файдалы эшләре өчен, үз тәҗрибәләрен коллегалары белән чагыштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр, укытуның практик юнәлешен билгеләп үттеләр. Үз чиратында, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, укыту планына Рәссәй Федерациясенең башка субъектларыннан килгән практикларны, хезмәттәшләрне дә кертү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International