Бүген Түбән Кама районында «Танеко» комплексы территориясендә кокслаштыруның авыр газойлен гидрочистарту җайланмасын һәм ароматлы углеводородлар алу комплексын сульфолан белән экстрактив дистилляцияләү җайланмасын эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н.У. Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Р. Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Газойль гидроочистартуның яңа җайланмасы MARPOL-2020 судноларының пычрануын булдырмау буенча Халыкара конвенция таләпләренә туры килә торган заманча экологик ягулык җитештерергә һәм «Евро-6» стандарты двигательләре булган автомобильләрнең мотор ягулыгы өчен чимал әзерләүне башкарырга сәләтле. Яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрер алдыннан Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» сәнәгать мәйданчыгын карап чыкты, төзелеш һәм җибәрү-көйләү эшләре барышы белән танышты һәм 2021 елда эшләр тәмамлану вакыты белән елга 2 млн.т егәрлектәге 2нче акрынайтылган кокслау җайланмасын төзү эшенә старт бирде. Мәйданчыкта эшләүче төп подрядчы оешмалар: «СМУ-7» ҖЧҖ, «Спецпроммонтаж» ҖЧҖ, «Сервистехномонтаж» ҖЧҖ, «Нефть һәм газ җиһазлары» җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ, «СтройМонтажИнжиниринг» ҖЧҖ, «ТНХМ» ИК» ҖЧҖ, «КИТстрой» ҖЧҖ, «Свартехстрой» ҖЧҖ, «ЧЭАЗ» ҖЧҖ, «ВПС» ҖЧҖ. Татарстан Республикасы Президентына шулай ук куллар өчен бактериаль эффектлы гигиена сыекчасы җитештерү линиясен күрсәттеләр. «Татнефть» ГАҖ коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә кыска вакыт эчендә «ТАНЕКО» комплексы базасында әлеге кирәкле продукция чыгаруны оештырды.