Татарстанда «Дәүләт ярдәме-2020» программасы буенча күчемсез милек белән беренче килешү узды

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстанда 20 апрельдә дәүләт субсидияләренең яңа программасы кысаларында 6,5%лы ипотека кредиты белән беренче килешү узды. Беренче килешүне «Ак Барс йорт» ДК төзүчесе ВТБ банкы (ГАҖ) белән берлектә үткәрде. Түбән Камада яшәүче бер ир дәүләт программасы буенча ипотека кредиты кулланып, «Нобельевский» торак комплексында фатирның бәхетле иясе булды. Төзүчедән сатып алу онлайн режимында узды. Төгәлләштерелгән мәгълүматлар буенча программаның гамәлдә булу вакыты 20.04.2020дән 1.11.2020гә кадәр. Кредитны өлешләп катнашу килешүе буенча төзелеш этабында булган фатир сатып алуга да, сатып-алу килешүе буенча әзер торакка да рәсмиләштерергә була. Беренчел взнос кимендә 20%. Кредитның максималь вакыты 20 ел тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International