Казан йорт төзү комбинаты «Иң яхшы проект – 2019» номинациясендә җиңү яулады

2020 елның 1 мае, җомга

«Ак Барс йорт» компанияләр төркеменә керүче Казан ЙТК «Иң яхшы проект — 2019» номинациясендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» федераль компетенцияләр үзәге проектында катнашу нәтиҗәләре буенча җиңү яулады. КЙТК лаеклы бүләген Sommer линиясенең тимер-бетон дивар панельләрен ясау агымында иң яхшы нәтиҗәләр өчен алды. Илкүләм проектта катнашу нәтиҗәләре буенча: завод буенча төп продукция (йортлар өчен панельләр) җитештерүчәнлекне елына 60 меңнән 90 мең куб.м га кадәр арттыра алдык; проект барышында бушатылган кешеләрдән (9 кеше) яңа участок төзү нәтиҗәсендә завод өчен елына 12 млн. га өстәмә табыш; җитештерү күләмен арттырга - бу елына дүрт йорт төзү мөмкинлеге бирә. Шулай ук пилот участогында тәмамланмаган җитештерүне киметүгә һәм завод буенча эшләнмәләрне арттыруга ирешкәннәр. Мондый нәтиҗә заводның 8 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр EBITDA3 уңай нәтиҗә бирде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә Казан ЙТК җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыруга гомуми нәтиҗәләр чыгарды. Чарада Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге (ФКҮ) вәкилләре, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев катнашты. КЙТКда ФКҮ проекты 2019 елның июлендә старт алды. Программа ярдәмендә барлык төр югалтуларны бетерү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча индивидуаль карар табылды. Оптимальләштерү чаралары арасында-транспортировкалауны, складлау системасын, яңадан планлаштыруны тагын да рациональрак оештыру, эш урыннарында «5С» системасын кертү һәм планлаштыру һәм контрольдә тотуның яңа формаларын - мәгълүмати үзәкләрен кертү. Проект компаниягә операторларга хезмәт хакын арттырырга, физик йөкләнешне киметергә һәм хезмәт шартларын яхшыртырга, азык кабул итү урыннарын оештырырга, эш урыннарында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International