ТОП ТК премиясе җиңүчеләре билгеләнде

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Рәссәйдә торак төзелеше өлкәсендә иң масштаблы премиягә — ел саен үткәрелә торган яңа төзелгән торак комплекслар - ТОП ТК конкурсына йомгак ясалды.  Азкатлы йортлар арасында Рәссәй Федерациясендә иң яхшы яңа төзелгән торак комплекс – Унистрой компаниясе төзегән «Царево Village» ТК танылды. Конкурста РФның 74 регионыннан 772 төзүчедән 1 155 проект катнашты. Шуларның 438 төзүчедән 537 торак комплексы финалга чыкты. Жюри карары белән азкатлы йортлар арасында Рәссәй Федерациясендә иң яхшы яңа төзелгән торак комплекс – Унистрой компаниясе төзегән «Царево Village» ТК танылды, ул Татарстан Республикасының Питрәч районында төзелә. Татарстан Республикасында иң яхшы яңа төзелгән торак комплекс –  Унистрой компаниясе төзегән  «ART City» торак комплексы. Урта катлы йортлар арасында Татарстан Республикасында иң яхшы яңа төзелгән торак комплекс - КамаСтройИнвест компаниясе төзегән «Z House» ТК булды. Арзан торак арасында Казан шәһәрендәге иң яхшы яңа төзелгән торак комплексы – Грань Девелопмент компаниясе төзегән «Яңа Горки» торак комплексы. Яр Чаллы шәһәрендәге иң яхшы яңа төзелгән торак комплексы – Талан компаниясе төзегән «Шәһәр Йөрәге» ТК булды. Арзан торак арасында Яр Чаллы шәһәрендә иң яхшы яңа төзелгән торак комплекс – Домкор компаниясе төзегән - «Кызыл Чаллы» ТК булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International