“Арзан һәм уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруның барышы турында

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы мохит”  программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар программа объектлары буенча эшләнә торган эшләрнең барышы һәм тәртибе турында сөйләштеләр. Бүгене көндә, объектлар адаптацияләү буенча һәр министрлыкның үз йөкләмләр исемлеге бар. Программаны үтәгәндә төп уңыш – комплекслы якын килү. Социаль яктан мөһим булган һәр объект инвалидларның барлык категорияләре өчен дә ( терәк-хәрәкәтләндерә торган аппарат, күрү, ишетү сәләте бозылган) файдалана алырлык булуны тәэмин итә.

“Арзан һәм уңайлы мохит” буенча киңәшмәләр Төзелеш Министрлыгында атна саен үткәрелә. Киңәшмәдә катнашучылар программа объектлары буенча техник бурычларның үтәлү барышы һәм тәртибе, эшләнгән эшләр күләме турында фикер алышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International