Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм трак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов “Баскет-холл” спорт корылмасының ике залындагы паркет идәнне эксплуатацияләү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү соравы буенча киңәшмә үткәрде. Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге объект 2002 елда төзелгән. Ун еллык эксплуатациядән соң, комплексның ике аренасындагы идән түшәмәсен алыштыру турындагы карар кабул ителде. “Баскет-холл”ның кече залы 1500 урын өчен исәпләнелгән, зур залы җиде мең кешене кабул итә ала.
Объектта эшләр узган елның сентябрендә тәмамланды һәм берничә айдан соң, идәнгә түшәлгән паркетның җимерек урыннары ачыкланды, әлеге җимерекләр кайбер урыннарда 4 сантиметрга кадәр җитә.
Төзелеш Министрлыгы оештырган киңәшмә, турыдан-туры, объектта үткәрелде. Киңәшмәдә, комплексны эксплуатацияләгән белгечләрдән тыш, паркет такта җитештерүче компаниянең ( Даниядә җитештерүче “Юнкерс”), товар белән тәэмин итүче компанияләрнең һәм генераль подрядчының (ГССИнжиниринг”) вәкилләре катнашты. Моннан тыш, киңәшмәдә, Универсиада дирекциясе вәкилләре һәм бәйсез экспертлар бар иде.
Әлеге күренешнең төп версиясе – залларда дымлылык режимы тәртибен сакламау ( кызганычка каршы, комплекс әлеге эксплуатацион күрсәткечне саклый торган җайланмалар белән җиһазланмаган), шулай ук, буяган лакның үзенчәлеге бер урында такталарны ябыштырса, икенче урында тигез булмаган җимерекләр барлыкка китергән.
Генераль подрядчы чаралары хисабына тикшерү һәм паркет тактаны яңадан җәю карары кабул ителде. Киңәшмәдә эшләү графигы, объекттагы белечләрнең саны, шулай ук объектны киләчәктә эксплуатацияләү үзенчәлекләре турындагы сораулар тикшерелде. Киңәшмәне үткәргән Ф.М. Хәнифов, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты галимнәрен әлеге эштә катнашырга чакырды. Бәлки, алар, конструкцине сүтми генә, идәннең лаклы катламын тагын да сыгылмалы итүнең тәртибе белән таныштырырлар.