Бүген Төзелеш Министрлыгында футбол стадионындагы хәлләр һәм капиталь ремонт программасын тормышка ашыру турында сөйләделәр

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләре белән “45 000 тамашачы өчен футбол стадионы, Чистай ур.” объектының төзелеше, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү сораулары буенча киңәшмә булды. Видеоконференцияне  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет җитәкчеләре, тармак предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов, киңәшмә эшенә, видеоэемтә режимында тоташты. Ул,  тагын бер кат, район башлыкларына эшчеләрне игътибар белән сайлап алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Төзелешкә квалификацияле белгечләрне җәлеп итү мөһим.

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү соравы буенча чыгыш ясады. Ул, үз чыгышында, программаны 2012-2013 елларда тормышка ашыру турындагы мәгълүматны тәкъдим итте. Бүгенге көндә 5 муниципаль оешмадагы 24 йортта эшләр башланган. Моннан тыш, С.А. Крайнов, ягулык сезонына әзерләнү һәм күпфатирлы йортлар Советы төзү сорауларына да кагылды.

Киңәшмә барышында капиталь ремонт, авария хәлендәге торактан күчерү программалары буенча муниципалитетлар тарафыннан хисап бирү  соравы тикшерелде. “Арзан һәм уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруга аерым игътибар ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International