Бүген Төзелеш Министрлыгында Казан метросының төзелеше сорауларын тикшерделәр

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин Казан шәһәре метрополитенының беренче линиясендәге икенче мәйданын төзү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Чарада объектларда эшләргә чакырылган подрядчы оешмаларның вәкилләре катнашты. Киңәшмә метрополитен төзелешенең төрле участокларында подрядчы оешма эшчеләренең саны турындагы сорауны тикшерүдән башланды. А.С. Әхмәтшин, киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын, әлеге баскычта эшләрне озакка сузырга ярамаганлыгына, артык озакка сузган подрядчы оешмалар проектта катнашудан алына мөмкинлегенә юнәлтте. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин тапшырган йөкләмәләрдәге соңгы протоколның үтәлеше турында “Җир өсте транспорт корылмалары төзү буенча Дирекция” башлыгы А.Г.Церцеил сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International