YIT фин компаниясенең инвестицион прогрммаларын тормышка ашыручы эшче төркем беренче утырышка җыелды

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, Министрлыкның карары нигезендә 15.01.2013 елда барлыкка килгән эшче төркемнең, YIT фин компаниясенең төзелеш өлкәсендәге инвестицион программаларын тормышка ашыру буенча утырышы булды. Беренче утырышта Әмирхан урамында урнашкан “Современник” торак комплексындагы 14 катлы, 87 фатирлы торак йортны файдалануга тапшыру соравы каралды, әлеге йортның төзүчесе - “ЮИТ Казань” ҖЧҖ. И.Э.Фәйзуллин рәислегендә үткән киңәшмәдә әлеге объектның төзелеш проектына төзәтмәләр кертү соравын тикшерделәр, ә катнашучылар  арасында “ЮИТ Казань” ҖЧҖ җитәкчеләре, Казан шәһәренең шәһәр төзергә рөхсәт бирүче, архитектура һәм  шәһәр төзү ИК идарә вәкилләре, ТР төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт экспертиза идарәсе, Татарстан Республикасының дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе, ЮХИДИ ЭЭИ юл надзорының Казан шәһәре буенча бүлеге бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International