ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында 2012 ел “Авыл клублары” программасын реализацияләүгә нәтиҗәләр ясау соравы буенча бәйге комиссиясенең утырышы булды. Утырышны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Чарада ведомство карамагындагы оешмалардан, тармак министрлыкларыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты.
Узган елны, министрлык тарафыннан, “Авыл клублары” программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән, республиканың мунципаль районнарындагы торак пунктларында урнашкан иң яхшы мәдәният объектларын билгеләү буенча бәйге игълан ителгән иде.
Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев билгеләп үткәнчә, бәйге оешкан төстә узды, министрлык тарафыннан, иң яхшы мәдәният йортлары түбәндәге номинацияләр буенча ачыкланды: абсолют җиңүче ( комиссия тарафыннан билгеләнгән барлык критерийларны да үтәү), төзелеш срогы, төзелешнең сыйфаты, иң яхшы төзекләндерелгән территория, иң яхшы дизайнер бизәлеше, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау.