Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казандагы Агафонов ис. клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусларын төзүнең барышы белән танышты

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Казандагы Агафонов ис. клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусларын төзүнең барышы белән танышты.

Искәртәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Татарстанда эш сәфәрендә.  

Төзелеш мәйданында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм юнәлеш министрлары биреп барды.  

Михаил Мишустинны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башкалар озата йөрде.  

Казандагы клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа инфекцион һәм  лаборатор корпусларын төзү 2020 елның апрелендә башланды. Төзелеш мәйданы 2,2 га территорияне били.  

Михаил Мишустинга хәбәр ителгәнчә, йогышлы авырулар корпусы 232 ятакка исәпләнгән (кирәге чыкса, 400-500 ятакка кадәр арттырылырга мөмкинлек бар), шул исәптән 12 реанимацион ятак.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов объектны төзү барышы турында сөйләде.  

Михаил Мишустин барысына да профессиональ эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Пандемия безнең җитешсез урыннарыбызны күрсәтте, - диде ул. – Хәзер без күргәннәр – технологияләр һәм тиешле эш процессларын оптимизацияләү нәтиҗәсе, бу шул исәптән фактта 100 көн эчендә шундый объектларны төзергә мөмкинлек биргән мәгълүмат технологияләре дә».

Россия Премьер-министры искәрткәнчә, бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте карары имзаланган, аның буенча төзелеш өлкәсендәге ГОСТларның, СНИПларның һәм башка мәҗбүри таләпләрнең 30 проценты тәкъдим рәвешендә калачак. Бу тармактагы административ барьерларны киметергә мөмкинлек бирә.

Бу проектны реализацияләүнең бердәм срогы 18 ай. Әлеге проект тармактагы административ барьерларны киметергә мөмкинлек нәтиҗәсендә 100 көн эчендә гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International