Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар укыту, әзерләү һәм яңадан әзерләү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Республиканың барлык муниципаль оешмалары видеоконференцэлемтә режимына тоташтырылган иде.
“ТРның күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" коммерция булмаган партнерлык директоры Н.Ф. Фатыйхов төп доклад белән чыгыш ясады. 2012 елда 1 134 белгеч укыган. 2013 елга бурыч тагын да киңрәк масштаблы – 5 меңнән артык белгечне укыту. ТР Министрлар Кабинетының ТКХ өлкәсенә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча чаралары планы нигезендә, 2016 ел ахырына кадәр республика районнарындагы 21 меңнән артык белгечне укыту планлаштырыла.
Киңәшмә барышында “ТКХ өлкәсендәге предприятиеләрне кадрлы хисаплау” интернет-сервисының эшләү схемасы күрсәтелде. Әлеге эшләнмә оешманың кадр потенциалы турында мәгълүматны сакларга гына түгел, җитәкче һәм белгечләрне укыту графигын планлаштырырга да ярдәм итә.
Киңәшмәгә йомгак ясаганда, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү турыдан-туры яңа белем туплау белән бәйле булуын искә төшерде.