Бүген ТР Хөкүмәт Йортында булган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендәге ун төзелеш проектын тикшерделәр. Әлеге чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә барышында тәкъдим ителгән проектларның шәһәрнең тарихына туры килүе тикшерелде.
Тәкъдим ителгән проектлар арасында Бутлеров һәм Маяковский урамнары чатындагы бина да бар. Элек әлеге бинада медицина хезмәткәрләре ДК булган. Инвестор планы буенча, тышкы күренеше элеккечә булачак яңа бинада кыйммәт булмаган кунакханә эшләячәк. Тагын бер бина – Большая Красная урамындагы хореография училищесы интернатының дүрт катлы бинасы.
Кайбер проектлар, алдагы киңәшмәләрдә әйтелгән, аерым алганда яшелләндерү мәйданын зурайту һәм сквер барлыкка китерү буенча ачыкланган кимчелекләрне бетереп, билгеле бер үзгәрешләр белән тәкъдим ителгән иде. Кайбер очракларда инвесторлар, яңа объектлар төзүдән тыш, янәшәдәге югалган тарихи биналарны торгызу эшенә да алындылар. Киңәшмәдә катнашучылар, тикшерелгән 10 объектның 8 буенча уңай карар кабул иттеләр. Калган ике проект авторларына әйтелгән җитешсезлекләрне юкка чынгарып, эшләп бетеререргә тәкъдим ителде.