Татарстанда 1 млн 504,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, яисә планда билгеләнгән торакның 50,5%ы

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау кысаларында контроль-күзәтү органнары тарафыннан төзелеш объектларын тикшерү дәвам итә. Ел башыннан 717 тикшерү уздырылган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

30 июльгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 1млн 504,8 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планда билгеләнгән торакның 50,5%ы.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестиция программасы буенча 1285 фатирлы 52 йорт төзелгән, аларның гомуми мәйданы 74,6 мең кв. м. тәшкил итә. Узган ике атнада гомуми мәйданы 17,2 мең кв. м. булган 30 йорт файдалануга тапшырылган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 117 күп фатирлы йорт төзү каралган. Аларның торак мәйданы 1 млн 317,2 мең кв. м. тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, шәхси торак төзелеше буенча 2020 елда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 30 июльгә 7 мең 56 йорт файдалануга тапшырылган.

Аннары министр торак белән тәэмин итүдә гражданнарга дәүләт ярдәме кысаларында 1 млрд 193,4 млн сумга 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту планлаштырыла, дип белдерде.  

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча барлык күп балалы 46 гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 30 июльгә 27 сертификат бирелгән.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча 30 июльгә 35 яшь гаиләгә субсидияләр күчерелгән.

Алга таба Фәрит Хәнифов социаль-мәдәни объектлар, фельдшер-акушерлык пунктлары, универсаль спорт мәйданчыклары, чаңгы базалары, авыл клублары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, сыр һәм сарык фермалары, силос-сенаж траншеялары, авыл советы биналары төзелешләре турында мәгълүматлар җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International