Минтимер Шәймиев: “Безнең эшчәнлегебез Болгар тарихына һәм ландшафтына табигый рәвештә туры килеп торырга тиеш”

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Президенты Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчегенең Төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан «Габдрахман сахабә коесы» дип аталган Изге чишмә комплексын рекоонструкцияләү һәм төзекләндерү соравы буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә башында, Минтимер Шәймиев, “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре” проектын тормышка ашыру алдан билгеләнгән план буенча баруын, 2013 елда Болгар һәм Свияжскта эшләнәсе эшләр исемлеге раслануын билгеләп үтте. “ Хәзер без, бу елдагы иң мөһим проектларының берсенә, табигый-тарихи һәйкәл булып саналган Габдрахман сахабә коесын торгызуга якын килдек. Без аны борынгы Болгар шәһәренең кеше күп йөри һәм игътибарны җәлеп итә торган урыны итәргә тиешбез. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: кое үзе бар, тарихи хезмәтләрдә аның турында мәгълүматлар сакланган, шулай ук, аның белән бәйле күп кенә легендалар яши. Яз көне, эшләрне башлау өчен, проектны кабул ителгән торгызу концепциясеннән раслауга күчәргә вакыт җитте”, - диде ул.

Киңәшмәдә катнашучыларга ике проект тәкъдим ителде: “Татинвестгражданпроект” ГУП проекты ( Болгар һәм Свияжсктагы объектларны генераль проектлаштыручы) һәм “Грань” ҖЧҖ подрядчы оешма.

“Татинвестгражданпроект” ГУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов мәйданы 9 ти гектардан артык урынны алып торган комплексны реконструкцияләүнең эскизы белән таныштырды. Ул киңәшмәдә катнашучыларга комплекстагы төп объектларның эскизларын күрсәтте: машиналар туктау урыны белән керү корылмалары, төп объект – эчә торган суы булган кое, изге су чыганагы булган дивар. Проектта, шулай ук, килүчеләр өчен карау чатыры, корбан чалу ритуалы өчен мобиль комплекс төзү өчен мәйдан, ял, ризык әзерләү һәм ашау өчен чатырлар, бәдрәфләр каралган. Комплексның барлык объектларына бара алырлык, уңайлы схемалы җәяүле юллары һәм баскычлары эшләнелгән.

Икенчесе – ландшафтлы проект һәм комплексның төп объектларына үз карашын “Грань” ҖЧҖ менеджеры Эдуард Әхмәтов һәм “Атриум” ҖЧҖ директоры Гөлнара Мостафина тәкъдим итте. Проектларны тикшерүдә ТР Президентының социаль сораулар буенча Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдегәмов, ТР АН Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты ГБУ директоры Рафаэль Хәкимов, КФУ тарих институты директоры Равил Хәйретдинов,ТР Спас муниципаль районының башлыгы Камил Нугаев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты Җитәкчесе Евгений Гришин катнашты. Киңәшмәгә йомгак ясаганда, Минтимер Шәймиев проект авторларына, яхшы, эчтәлекле эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм бергәләп эшләп бетерергә тәкъдим итте: “Татинвестгражданпроект” проектын нигез итеп алырга һәм “Грань “ ҖЧҖ проектыннан иң кызыклы һәм файдалы идеяләрне файдаланырга кирәклеген әйтте, чөнки комплексның ландшафт бизәлеше бик матур булырга тиеш. “Безнең эшчәнлегебез Болгар тарихына һәм ландшафтына табигый рәвештә туры килеп торырга тиеш”, - дип ассызыклады ул. Изге чишмә – “Габдрахман коесы” комплексы территориясен реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләрен тәмамлау агымдагы елның июненә планлаштырыла.

 

Белешмә өчен

Габдрахман сахабә Коесы табигый-тарихи һәйкәле Кече Иерусалим чоырындагы тамакта, Иделнең матур күренешле ярында урнашкан һәм хаҗилар һәм туристлар килә торган популяр урын булып тора. Әлеге һәйкәл узган гасырның 80 елларында өлешчә реставрацияләнгән. Идел яр буеның бу өлеше чыганакларга бай. Монда соңгы палеолит һәм көмеш гасырга караган җирлекләр табылган. Монголларга кадәрге чорда, ягъни X-XIII гасырларда бу территорияләрдә кешеләр күп яшәгән.Чишмә суы борынгы Болгарда яшәүчеләрнең бер өлеше өчен эчә торган су ролен үтәгән.

Тарихи кулъязмаларда коеның барлыкка килүе турында борынгы легенда сакланган. Мөхәммәт Пәйгәмбәр үзенең өч көрәштәшен – Зөбәир бән Тәлке, Зөбәйрә бән Җадга һәм Габдрахманны, аларга чалма, юл таягы, кара савыты биреп,  исламны тарату өчен юлга чыгара. Алар Болгарга табиб рәвешендә киләләр һәм күп кенә авыруларны дәвалыйлар. Болгар ханы Айдарның вәзире, аларны күреп, сөйләшкәннән соң, бу турыда ханга хәбәр итә. Ханның Туйбикә исемле 20 яшьлек кызы бик нык авырган була. Айдар хан аларны үз янына чакыра һәм кызына ярдәм итүләрен сорый. Авыруны караганнан соң, сәхәбәләр,  дәвалау өчен, каен себеркесе кирәк булуын әйтәләр. Ләкин гади себерке түгел, юл таягыннан үскән каен себеркесе. Дога укыганнан соң, Габдрахман сәхәбә юл таягы белән җиргә кадый һәм аннан су агып башлый, күз алдында каен үсеп чыга. Әлеге су һәм теге каен себеркесе ярдәмендә сәхәбәләр ханның кызын терелтәләр. Мөхәммәт пәйгәмбәр көрәштәшләре хан һәм аның кызына ислам динен кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Шулай итеп болгар халкы ислам динен кабул итә. Ә Туйбикә Тәлке сәхәбәгә кияүгә чыга.

Юл таягы ярдәмендә барлыкка килгән чишмә, халыкта изге дип санала һәм Габдрахман сәхәбә коесы дип йөртелә башлый.

Әлеге легенда 1135 елда Идел Болгарында булган, болгар кадиясы (казый) һәм XI-XII гасыр тарихчысы Якуб ибн Ногман китабын укыган гарәп телле Гренада сәүдәгәре Хәмидә әл-Гарнати язмаларында язылган вакыйгалар нигезендә барлыкка килгән.

Әлеге һәйкәлнең икенче исеме дә бар – “Капитан кое”. Әлеге исем рус сәяхәтчесе һәм географы Рычков Николай Петрович ( 1746-1784 еллар) исеме белән бәйле. Ул Екатерина II указы буенча, әлеге җирләрдә файдалы казылмалар булу-булмавын тикшергән, Петр-Симон Паласс җитәкләгән, Петербург фәннәр академиясе экспедициясендә катнашкан. 1769 елда капитан Рычков вал ( XIV гасыр Болгар шәһәренең оборона корылмасы) һәм кое янындагы территорияне тикшерә. Монда дары җитештерүд куланылган саз рудасы һәм селитра табыла. Рычков, шулай ук, борынгы шәһәрнең табигатен, җирле горф-гадәтләрне тасвирлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International