Бүген министрлыкта Казан метрополитенын төзү барышы турында сөйләштеләр

2013 елның 8 феврале, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Казан метрополитенының төзелеше сораулары буенча  киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.  Әлеге чарада, объектттагы эшләргә җәлеп  ителгән подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Киңәшмә, метрополитен төзелешенең төрле участокларында эшчеләрнең саны соравын тикшерүдән башланды. А.С. Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, кызу темплар белән эшләгәндә, эшнең сыйфаты турында онытырга ярамый. Шулай ук, метрополитен станцияләренең төзелешендә хезмәтне саклау соравы да читтә калмады. Метрополитенның беренче линиясендәге икенче участокны төзүнең барышы турында “Җир асты транспорт корылмаларын төзү буенча Дирекция” башлыгы А.Г. Церцеил сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International