Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин Уфа шәһәре ГО Администрациясе башлыгының беренче урынбасары А.А. Филиппов җитәкчелегендәге Уфа делегациясе белән очрашты. Әлеге сәфәрнең максаты – төзелеш һәм җиргә мөнәсәбәтле өлкәләр буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү. Кутнашучыларны сәламләгәннән соң, А.С. Әхмәтшин, төзелеш комплексының 2012 ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Универсиада объектларына, чишелешләргә, аэропортның яңа терминалына һәм метрога аерым игътибар бирде. А.А. Филиппов, үз чиратында, Башкортостан Республикасының үсеше турында сөйләде. Очрашу барышында, катнашучылар тарафыннан, “Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды” НО, “Татарстан Республикасы Ипотека агентлыгы” ААҖ җитәкчеләре урынбасарларының структура эше механизмнары һәм структуралары турындагы чыгышлары тыңланыды.