Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу авылында тантаналы төстә «Алга» универсаль спорт комплексы ачылды.
Тантанада район башлыгы Фаил Камаев һ.б. рәсми затлар катнашты.
Яңа объект территориясендә спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнергә мөмкин. Биредә баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча җирле дәрәҗәдәге ярышлар һәм күнегүләр өчен зал, көрәш һәм тренажер заллары бар.
Комплекс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән спорт инфраструктурасын киңәйтү һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән республика максатчан программасы кысаларында сафка бастырылган.
Мәйданы 1,4 мең квадрат метр тәшкил иткән спорт объектын сафка бастыру республика бюджетына 110 миллион сумга төшкән.