ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында күп балалы гаиләләргә торак тәкъдим итү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне торак сәясәте бүлеге башлыгы О.А. Христофорова үткәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет вәкилләре катнашты. Очрашуның темасы булып, күп балалы гаиләләргә торак тәкъдим итү механизмының эше соравы торды. 2013 елда торакка мохтаҗ булган гаиләләрнең исемлеге формалашкан, бу елны андый гаиләләрнең саны 822. һәр гаилә әгъзасына 18 кв. метр туры килә. Катнашучылар торак тәкъдим итүнең тәртибе һәм кагыйдәсе турында сөйләштеләр.