Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Vaillant Group» компаниясе делегациясенең министрлык һәм берничә тармак предприятиеләренең җитәкчеләре белән очрашуы булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов үткәрде, кунаклар делегациясен идарә директоры Карстен Штельцер һәм компаниянең Россиядәге генераль директоры Максим Шахов җитәкләде.
Бүгенге көндә «Vaillant Group», җылыту системасын җитештерү буенча, Европада әйдәп баручылар рәтендә. Очрашу барышында ике төп сорау тикшерелде – “Алабуга” АИЗ территориясендә стенага эленә торган, ике контурлы, газ казаннарын җитештерү эшен ачу һәм компаниянең торак-комуналь комплексны модернизацияләүнең федераль һәм региональ программаларында катнашу ммкинлеге.
Сөйләшү башында Фәрит Хәнифов ассызыклап үткәнчә, Татарстан җитештерү базарына компанияне кертү буенча «Vaillant Group» җитәкчелеге белән беренче генә очрашу түгел. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта, Россиядә шәхси производство ачу өчен компания җитәкчелегенә уңай карар кабул итүгә зур йогынты ясый алырлык күп кенә мөһим вакыйгалар булган. Беренче чиратта, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче федераль Фондның күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү сорауларыннан тыш, коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү проблемасы белән шөгыльләнү карарын кабул итү. Моннан тыш, соңгы вакытта когенерацион җиһазларга (электрик һәм ягулык энергиясен бер үк вакытта җитештерү) кызыксыну артты, перспективада яңадан башлана торган ресурсларны (кояш, җир җылылыгы, җил һәм башкалар) куллану технологияләре дә кирәк булуы мөмкин.
«Vaillant Group» идарә директоры Карстен Штельцер билгеләп үткәнчә, аның компаниясе өчен Россия мөһим сату базары булып тора. Беренчедән, үсешен саклау өчен, икенчедән, күрсәткечләрне икеләтә арттыру өчен без барлык юнәлешләрдә дә эшләргә әзер, диде ул. Россия әле озак вакытлар буе газ кулланучы булып калачак, дип уйлый директор, һәм бүген, компания өчен иң беренче чиратта, җылытуның индивидуаль системасына күчү дәвам итүен һәм коммуналь комплексны модернизацияләү соравында якын киләчәктә, республика тарафыннан тагын нинди адымнар эшләнүен аңлау мөһим.
ТР газификация фонды карамагындагы идарә башлыгы урынбасары Марат Газизов әйткәнчә, республика үзенең төп күләмендә индивидуаль җылыту системасына күчү программасын үтәде, ләкин соңгы вакытта күрше территорияләр тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Башка регионнар да безнең кебек, якын арада, әлеге юлны үтәрләр, болай дип әйтергә тулы нигез бар, диде ул.
Очрашуда катнашучылар, бүген әйбәт җылыту җиһазын җитештерү генә аз, аны куллануның Россия үзенчәлекләрен исәпкә алу, шулай ук көчле сервис үзәкләрен барлыкка китерү мөһим, дигән фикерләр әйттеләр. Компания җитәкчелегенең бурычы булып, акционерларга, көзгә кадәр, Россиядә шәхси җитештерү базасын булдыру проектын тормышка ашыруның, шулай ук әлеге җиһазларны киләчәктә дә илдә куллануның мөмкин булган юллары турында хисап бирәчәк. Компаниянең Россиядәге генераль директоры Максим Шахов очрашу өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә җитештерү барлыкка китерү файдасына позицияләрне аргументацияләү мөмкин булырлы бик күп мәгълүмат алганлыгын әйтте.