ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында , видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләре белән, “45 000 тамашачы өчен эшләнгән футбол стадионы, Чистай ур.” объектының төзелеше, җирдән файдалану, авыл җирлегендәге төзелешнең генераль планнарын раслау, территориаль планлаштыру документларын рәсмиләштерү сораулары буенча киңәшмә булды. Видеоконференцияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары В.Н. Кудряшев үкәрде. Чарада муниципаль оешмаларның Башкарма комитет җитәкчеләре катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов киңәшмә эшенә видеоэлемтә режимында тоташты.
Шәһәр төзү блогы сорауларын тикшерү барышында, В.Н. Кудряшев, бүгенге көндә, республиканың территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү буенча эшләр тәмамланган, җирдән файдалану һәм авыл җирлегендәге төзелешнең генераль планнарын раслау буенча эшләр эшләнгән. В.Н. Кудряшев, муниципалитетлар игътибарын, территориаль планлаштыруның расланган документларына үзгәрешләр кертү тәртибенә юнәлтте.