Республиканың ТИБсы, 2012 ел эш нәтиҗәләре буенча, эшчәнлегенә йомгак ясады

2013 елның 15 феврале, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Техник инвентаризация бюросы” РГУПның киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары  А.М. Фролов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Ф.Ш. Мусин, «Жизнеобеспечения» эшчеләр профсоюзының Республика комитеты җитәкчесе Д.Н. Җамалетдинов, “ТИБ” территориаль бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты. Предприятие эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән “Техник инвентаризация бюросы” РГУПның генераль директоры Л.И. Хамзина чыгыш ясады. Үз чыгышында, ул предприятие һәм аның структура бүлекчәләренең төп юнәлешләрендәге эшчәнлек буенча ел йомгаклары турында сөйләде, агымдагы 2013 ел өчен куелган төп бурычлар һәм максатлар белән таныштырды. Күрсәткечләргә караганда, 2012 елда, ызан салу, җир оештыру эшчәнлеге, проектылаштыруда  үсеш күзәтелде. Предприятие эшендә яңа юнәлеш – предприятие һәм биналарның энергоаудиты барлыкка килде. ЛИ. Хамзина билгеләп үткәнчә, республиканың эре районнары эшчәнлегенә уңай бәя биреп була. Киңәшмә ахырында 2012 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, зур тырышлык күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International