Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда РФ региональ үсеш Министрлыгының 2012 елда “Чиста су” ФЦП чараларын реальләштерүгә йомгак ясау сораулары буенча киңәшмәдә катнаша. Киңәшмәне РФ региональ үсеш министры урынбасары В.А. Дедюхин үткәрде. Министр И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән, федераль бюджеттан Татарстанга 43 миллион 598 мең сум бүлеп бирелгән. Экономиянең электрон торгларын үткәрү нәтиҗәләре буенча, 136 мең 324 сум федераль бюджетка кире кайтарылган. Татарстан Республикасы бюджетыннан 48 миллион 672 мең сум бүленеп бирелгән. Федераль субсидиянең 1 сумына бюджеттан тыш чараларның 18 сумы туры килә.
Россия Минрегионы тарафыннан, Татарстан Республикасы өчен, 2012 елга түбәндәге чаралар расланган иде: Буа муниципаль районындагы Яңа Чечкәбе торак пунктының су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү, Тукай муниципаль районындагы Комсомолец торак пунктының су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү, Чирмешән муниципаль районындагы Девичья авылын су белән тәэмин итү,Чистай шәһәренең канализацион коллекторның Фрунзе урамы буенча, К.Маркстан алып, Кызыл Армия урамына кадәрге өлешен реконструкцияләү, Азнакай районы Татар Шуганы торак пунктын су белән тәэмин итү.