Бүген Министрлыкта капиталь ремонт үткәрү, авария хәендәге торактан гражданнарны күчерү, шулай ук яңа программа – коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләү программалары буенча, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чараларын алу өчен, агымдагы ел гаризаларын әзерләү сораулары буенча киңәшмәләр булды. Киңәшмәләрне ТРТөзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Чаралар барышында, шул исәптән республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре катнашында, формалашкан гаризаларга кушымта булып торган документ тутыру кагыйдәләре турында сөйләштеләр. ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд ДК документларны әзерләү методикасына җитди үзгәрешләр кертте. Киңәшмәдә документларны рәсмиләштерү тәртибе сораулары тикшерелде, шулай ук аларны тәкъдим итү вакыты билгеләнде.