Бүген Министрлыкта, видеоэлемтә режимында, капиталь ремонт үткәрү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү программалары буенча, ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд чараларын алу өчен агымдагы ел гаризаларын әзерләү соравы буенча муниципаль оешмалар белән киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде. Чара барышында, формалашучы гаризаларга кушымта булып торган документларны тутыру кагыйдәләре һәм тапшыру вакыты әйтелде. Киңәшмәдә 2013 ел капиталь ремонт программасын финанслауның башлангыч лимиты тәкъдим ителде.