Шәхси торак төзелешен үсешенә ярдәм итү буенча онлайн-укулар тәмамланды

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, КДАТУ белән берлектә, ШТТ үсеше программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрне комплекслы онлайн-укытуны тәмамлады. Йорт төзелеше өлкәсендә хосусый секторны үстерү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. Илкүләм проект буенча 2024 елда Рәссәйдә торак тапшыру күләме 120 млн.кв. метр тәшкил итәргә тиеш, шуларның 40 млн. кв. метры — шәхси йортлар. Татарстанда быел 2 млн. 979 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән 1 млн. 388,2 мең кв. метр - ШТТ. Соңгы 10 елда Татарстанда индивидуаль йорт төзелеше өлеше 40-45 % тәшкил итте, 2024 елга 50% ка кадәр арттыру планлаштырыла. Әлеге максатларга ирешү өчен, Татарстанның Төзелеш министрлыгы, КДАТУ белән берлектә, Индивидуаль торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү программасын эшләде. Укулар Татарстан республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 300 дән артык кеше үтте: Дәүләт һәм техник заказ бирүчеләр, төзүчеләр, генераль проектлаучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры һәм аның урынбасарлары, ТР Төзелеш министрлыгы белгечләре, «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы, кадастр палатасы, төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International