Татарстан торак тапшыру буенча еллык бурычның 20 проценттан артыгын файдалануга тапшырды инде

2013 елның 22 феврале, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә киңәшмә булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанда 505,3 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылуын, әлеге сан еллык бурычның 21 процентын тәшкил итүен хәбәр итте.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 125,4 мең кв. метр булган 2213 фатирлы 23 йорт  файдалануга тапшырылган.  Программаның 110 объекты буенча йортларның әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: 48  объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә; 20 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә; 42 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, министр, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы һәм  муниципаль оешмалар тарафыннан, 2013 елның февралендә субсидия алган 913 ветеранның торак шартларын яхшырту буенча программа формалашуын хәбәр итте.

Хәзерге вакытта 423 ветеран  өчен 42 йорт төзү эше дәвам ителә. 18 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә; 11 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәендә; 13 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 613 ветеранны яңа фатирларга күчерү планлаштырыла, муниципаль оешмалар тарафыннан, 313 ветеран өчен, торак программасын формалаштыру буенча эшләр дәвам итә. 10 ветеран торак алу юлын әлегә кадәр хәл итмәгән. Министр, бүленеп бирелгән финанс чараларын югалтмас өчен, әлеге эшне кыска вакыт эчендә тәмамларга кушты.

107 күп фатирлы инвестицион торак йортлар арасында, бүгенге көндә 66 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 17 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 24 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Гомумән алганда, динамиканы уңай бәяләп була, дип ассызыклады Ирек Фәйзуллин.

Аз катлы төзелеш өлешендә, монда индивидуаль торак төзелеше дә керә, республика буенча 7 мең 195 объектның 1496сы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 2347 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 3352 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора, дип әйтте министр һәм агымдагы ел программасын үтәү максатыннан,  бу юнәлештәге эшләрне көчәйтүне таләп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International