Бүген, “Россиягә һәр бала кадерле” гомумфедераль проектны тормышка ашыру кысаларында, “Бердәм Россия” Партиясе рәисе Д.А. Медведевның Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, кызыксынучы ведомство вәкилләре белән, ятим һәм ата-ана тәрбиясе күрмәгән балаларны яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыру соравы буенча, темати кабул итү һәм “түгәрәк” өстәл булды. Чарада, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгыннан, торак сәясәте бүлеге башлыгы О.А. Христофорова катнашты.