Төзелеш министрлыгы республиканың муниципаль оешма җитәкчеләрен видеоэлемтәгә чакырды

2013 елның 26 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Көн тәртибендә ике төп сорау иде – республика районнарыннан килгән төзүчеләр тарафыннан “45 мең тамашачыга исәпләнелгән футбол стадионы, Чистай ур. буенча” объектындагы эш графигын үтәү һәм ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд программалары  буенча федераль бюджеттан финанс ярдәме алуга гаризалар әзерләү. Беренче сорау буенча киңәшмәгә ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында тоташты, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов турыдан-туры объекттагы штабтан хәбәр итте.

Икенче сорау буенча киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Республиканың муниципаль оешма белгечләре игътибарына капиталь ремонт үткәрү ( бу елны пакет билгеле бер үзгәрешләр кичерде) программасы буенча да, шулай ук авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы буенча документларны рәсмиләштерүнең төп үзенчәлекләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, киңәшмә барышында, торак-коммуналь хуҗалык тармагына кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы турында да сүз булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International