Министрлык җитәкчеләренең «XYBASE» Малазия компаниясе вәкилләре белән чираттагы очрашуы

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында җитәкчеләрнең «XYBASE» Малазия компаниясе вәкилләре белән очрашуы булды. Әлеге компанияне, идарә директоры Лим Хва Инг тәкъдим итте. Министрлык ягыннан очрашуны министр урынбасары А.С. Әхмәтшин һәм төзелеш комплексын үстерү идәрәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Очрашуда ТР БТИ, ТР дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе, дәүләт экспертизасы идарәсеннән вәкилләр һәм башка белгечләр катнашты.

Бу инде әлеге компания вәкилләре белән икенче тапкыр очрашу, алар, республиканың инвестицион эшчәнлек процессына җәлеп ителгән республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарының эшчәнлеген тирәнтен өйрәнергә ниятлиләр. Чит ил компаниясе информацион эшләнмәләр өлкәсе белән кызыкчсына. «XYBASE»  компаниясе BLESS»эшмәкәрлек процессларына электрон  ярдәм итү системасын эшләгән. Әлеге система “бер тәрәзә” принцибына нигезләнгән һәм эшмәкәрлекнең дәүләт органнары белән үзара йогынты ясау сорауларында эффектив.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International