Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика бәйгесе комиссиясенең утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде.
Фото һәм видео материаллар тәкъдим итү бәйгенең мәҗбүри шарты. Һәр дәгъвачы буеча карар, ачык сайлап алу юлы белән башкарылды һәм беркетмәгә теркәлеп барылды. Бәйгедә барлыгы берничә номинация иде: “Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты”, “Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, учреждение, башка оешма” һәм “Иң яхшы ТСЖ”. Моннан тыш, утырышта, бәйгедә катнашучыларга, “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәр ( авыл) җирлеге” Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга тәкъдим ителде, бәйгенең якынча нәтиҗәләре 2013 елның мартында каралачак.