Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр Союзы” Региональ тармак берләшмәсенең гомуми җыелышы булды. Көн тәртибенә Союзның 2012 елда эшләгән эшләренә йомгак ясау һәм 2013 елга бурычлар кулган иде. “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООРның эш планы, шулай ук берләшмәнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге тикшерелде.
Әлеге җыелыш “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООР Президенты А.Х. Хәйруллин рәислегендә үтте. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, министр урынбасары Р.К. Кәримов, предприятие җитәкчеләре – Союз әгъзалары катнашты.
Утырышны, сәламләү сүзләре белән, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин ачып җибәрде. Ул, үз чыгышында, Союзга уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бердәмлеккә , тагын да киңәю, билгеләнгән планнарны уңышлы тормышка ашыруны теләде.
Чарада катнашучыларның докладларын тыңлап, алар турында фикер алышканнан соң, “ТР коммуналь предприятиеләр Союзы” РООРның 2012 елда эшләгән эшләрен канәгатьләнерлек дип билгеләделәр. Берләшмәгә республика программаларын тормышка ашыруда эффектив эш күрсәтү һәм республиканың коммуналь комплексына 2013 елда яңа заманча технологияләр кертүдә ярдәм итү эше йөкләнде.
Чара барышында Татарстан Республикасының торак-коммуналь предприятиелендәге иң яхшы эшчеләрне тантаналы бүләкләү булды.