Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, РФ региональ үсеш Министрлыгы тарафыннан, видеоконференция режимында, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезсез артуына юл куймау соравы буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне федераль министр урынбасары С.М. Дарькин үткәрде.
Татарстан Республикасында ТКХ өчен түләүләр, соңгы тапкыр, 2012 елның 1 сентябреннән артты Әлеге үзгәрешләргә китергән төп сәбәпләр булып, коммуналь хезмәт тарифларының артуы һәм гомумйорт кирәк-яракларына кулланылган коммуналь ресурс чыгымнарын бүлү тәртибен үзгәртүгә китергән, РФ Хөкүмәтенең 6.05.2011 елдан 354 нче номерлы карары нигезендә расланган, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең үз көченә керүе тора.
2013 елның 1 гыйнварыннан ТКХ өчен түләүләрдә бернинди үзгәрешләр булмады. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләрдән куллану нормативлары артмаган.
Гомумйорт кирәк-яракларына кулланылган коммуналь ресурс чыгымнарын бүлү тәртибендәге үзгәрешләр республикада киеренкелек барлыкка китерде.
Республикада әлеге проблемага зур игътибар бирелә. Ай саен, Хөкүмәт дәрәҗәсендә, республиканың муниципаль оешмалары катнашында, әлеге сорау буенча киңәшмә үткәрелә, муниципаль оешмаларда ОДН күчүне контрольдә тоту буенча махсус комиссияләр барлыкка килгән.