«The Times» Татарстан турында махсус тапшыру әзерли

2013 елның 1 марты, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «The Times» газетасы редакциясенең  вәкилләре Лаура Джанес һәм Августина Бельсолла белән очрашты, алар Татарстанның икътисади һәм социаль үсеше турында махсус чыгарылыш әзерлиләр. “Таймс” – дөньядагы иң танылган газеталарның берсе. Ул 1785 елдан бирле чыга. Әлеге газета хезмәткәрләре әзерләгән махсус кушымта Европадагы потенциаль инвесторларның Татарстан турындагы күзаллавын киңәйтергә мөмкин. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ тармагы турындагы материал әлеге тапшыруда аерым урын алачак. Интервьюга килгән журналистлар, Казанны дөньякүләм студент уеннарына әзерләгәндә нинди кыенлыклар булуы белән кызыксындылар. Министр И.Э. Фәйзуллин, әлеге сорауга җавап биргәндә, мондый зур проектларны тормышка ашыру проблемаларсыз була алмавын билгеләп үтте. И.Э. Фәйзуллин әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә, хакимиятнең барлык катламында, шул исәптән федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдә, барлык юнәлешләр буенча үзара бәйләнешнең эффектив моделе барлыкка килгән. Һәм әлеге модель  булган проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Очрашу барышында объект һәм инфраструктураларны әзерләү һәм Бөекбритания инвесторларына нинди проектлар кызык булуы турында да сөйләштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International