Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында РФның 21.07.2007дән 185-ФЗ номерлы “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында”гы законын Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков үткәрде. Киңәшмә барышында, чарада катнашучылар идарә оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачылу проблемасын җентекләп тикшерделәр.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул, үз чыгышын, күпфатирлы йотларда капиталь ремонт үткәрүнең барышы турындагы мәгүлүматтан башлады. Бүгенге көндә Министрлар Кабинеты Боерыгына кергән 811 йортның 103е өчен проектлы-сметалы документ тапшырылмаган.
ДТИ мәгълүматлары буенча 36 муниципаль оешмадагы 314 йортта эшләр башланган.
Газификация Фонды тарафыннан,”Чиста су” программасы өчен проектлы-сметалы документация әзерләү эшләре бара. Су белән тәэмин итүнең 121 объектының 18 райондагы 77 объекты өчен ПСД эшләнгән, 44 проект эшләнелеп килә.
Докладта сәламәтлек саклау, беренчел медико-санитар ярдәм учреждениеләрен төзү, ремонтлау һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программалары турында да сөйләштеләр.