Бүген Төзелеш Министрлыгында “Дизайн Груп” төрек компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2013 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Дизайн Груп” төрек компаниясенең генераль директоры Турхан Илтер белән очрашу булды.

Очрашуны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Әлеге чарада, шулай ук, Төзелеш Министрлыгы һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрыгыннан белгечләр катнашты. 

Очрашу барышында Турхан Илтер, катнашучыларга,“Дизайн Групп” компаниясенең үзенчәлеге турында сөйләде. Әлеге компания җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру буенча махсуслашкан. Ул билгеләп үткәнчә, “Дизайн Груп” Россия территориясендә үзенең проектларын якынча алты ел тормышка ашыра һәм киләчәктә Татарстан Республикасы территориясендә дә берләшмә оештыру планлаштыра.

Очрашуга йомгак ясаганда, Р.К. Кәримов, дәүләт программаларын тормышка ашыруда компанияне катнаштыру максатыннан, “Дизайн Груп” компаниясе белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тикшерергә әзер булуын әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International