Төзелеш Министрлыгында хезмәтне саклау буенча төзелеш тармагындагы иң яхшы предприятиеләрне сайладылар

2013 елның 6 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Россия төзүчеләр Профсоюзы Татар республика оешмасы һәм Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы белән бергә, хезмәтне саклау буенча тармакның иң яхшы төзелеш оешмасы һәм предприятиесен билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган смотр-бәйгегә йомгак ясады.

2012 ел эш нәтиҗәләре буенча төзелеш индустриясе предприятиеләре арасында 1 нче урын электромонтаж эшләнмәләр Заводы “Татэлектромонтаж” ААҖ ( Яр Чаллы шәһәре), 2 нче урын “ЛУТР” ҖЧҖ ( Лениногорск шәһәре) һәм 3 нче урын “Завод ЖБИ” ҖЧҖ ( Казан шәһәре) бирелде.

Төзү-монтаж оешмалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын – ГУП НМУ-3 ( Түбән Кама шәһәре), 2 нче урын – “Альметьевское ремонтно-строительное управление” ҖЧҖ һәм 3 нче урын  -  “Альметьевская инженерно-строительная кампания” ҖЧҖ.

Махсуслашкан монтаж оешмалары арасында 1 нче урынны “Центромонтажавтоматика” НП ҖЧҖ һәм “Термостепс” НСУ ҖЧҖ бүлеште, ә 2 нче урынга “Татэлектромонтаж” ААҖ Бөгелмә монтаж идарәсе ААҖ лаек булды.

Проектлы институт һәм иҗади остаханәләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын - “Татинвестгражданпроект” ГУП ,2 нче урын -  “Казанский Промстройпроект” ААҖ институты.

Механизацияләр идарәсе арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшылар дип “Железнодорожник” ҖЧҖ һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ табылды.

Казып табыла торган табылмалар табу белән шөгыльләнә торган предприятиеләр арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы дип “Камско-Устьинский гипсовый рудник” ААҖ табылды.

Коллектив килешүендә кабул ителгән йөкләмәләрне узган елны уңышлы үтәгән оешмалар арасында “Строймеханизация-МА” ҖЧ җиңеп чыкты.             Министрлык җитәкчелеге смотр-бәйгенең җиңүчеләрен котлый һәм киләчәктә хезмәтне саклауда уңышлы эшләр тели

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International