Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак төзелешен үстерергә ярдәм итүче Федераль Фондның “Татарстан Республикасы территориясендә торак төзү өчен бүленеп бирелгән җир участокларын комплекслы үзләштерү буенча уңай юлларны формалаштыру” дигән темага “түгәрәк өстәл”е булды. Чараны “РЖС” Фонды генераль директоры урынбасары Д.С. Филиппов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Чара барышында катнашучылар яңа территорияләрнең үсеш перспективалары, шулай ук торак һәм башка төзелеш максатыннан җир әйләнешен җәлеп итүне комплекслы үзләштерүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “РЖС” Фонды тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең күләме турында сөйләштеләр.
Март ахырында “РЖС” Фонды, Татарстанда урнашкан ике җир участогының арендалык хокукын сату буенча аукцион үткәрәчәк. Монда сүз Казан шәһәренең Идел буе районындагы Оренбург тракты урамында урнашкан җир участогы турында бара, әлеге участокта гомуми мәйданы 8 000 кв. метр булган күп фатирлы торак йортлар төзү тәкъдим ителә. “РЖС” Фонды сатуга куячак икенче участок Лаеш муниципаль районының Усад авылында урнашкан. Аның мәйданы 25 ганы тәшкил итә. Әлеге җирдә гомуми мәйданы 16 000 кв. метрдан да ким булмаган аз катлы торак төзү планлаштырыла.
“РЖС” Фондының җир аукционнары яңа кагыйдәләр буенча узачак. Төзүче буларак эш тәҗрибәсе өч елдан да ким булмаган катнашучы гына аукционга “керү билеты” алачак. Шул ук вакытта, торак төзү хокукын алу өчен, ул үзенең өч еллык эш тәҗрибәсен тормышка ашырган проектлары белән расларга тиеш. Моннан тыш, башкарма хакимиятнең вәкәләтле органы тарафыннан эшләнгән намуссыз тәэмин итеп торучылар реестрында әлеге төзүчеләр турында мәгъүлматлар булмаска тиеш.