Илдар Халиков: “ Эре инвестицион проектларны арендалы тораксыз тормышка ашырып булмый

2013 елның 12 марты, сишәмбе

Эре инвестицион проектларны  тормышка ашыруда мөһим күренеш булып арендалы торак базарын үстерү тора. Бу фикерне бүген, арзан һәм уңай арендалы торак базарын формалаштыру сорауларына багышланган округ киңәшмәсе барышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков әйтте. Әлеге киңәшмәне РФ региональ үсеш министры урынбасары Сергей Дарькин үткәрде. Шулай ук, әлеге чарада,  ПФО регионнары хакимият органнарыннан, эре төзүче-компанияләрдән, банк структураларыннан  вәкилләр катнашты.

Киңәшмәне ачканда, РФ региональ үсеш министры урынбасары Сергей Дарькин бүгенге теманың мөһимлеген ассызыклады. “Безгә яңа хезмәт ресурслары бик кирәк, халыкның эчке миграциясе кирәк, - диде С.Дарькин. – Һәм илнең төрле регионында үз  торагын булдыру мөмкинлеге – иң мөһим күренешләрнең берсе”.

Сергей Дарькин ассызыклавынча, арендалы торакны бюджет чаралары хисабына гына түгел, ә төрле коммерция чараларын да җәлеп итеп төзергә кирәк.

Региональ үсеш министры урынбасары сүзләренә караганда, арендалы торак базары үсеше буенча лидер булып Идел буе федераль округы тора. “Кайбер регионнар бу сорау буенча инде актив шөгыльләнәләр – Татарстан, Чувашия”, - диде С.Дарькин.

Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда федераль норматив базаны тулысынча эшләргә һәм арендалы торак пилотлы проектларның кайберләрен башлап җибәрергә кирәк. 2013-2014 елларда федерациянең барлык субъектларында да арендалы торак төзелеше башланырга, һәм 2020 елда арендалы торак фондының өлеше 10%ны тәшкил итәргә тиеш.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүгенге тема турында фикер алышу инициативасы өчен РФ региональ үсеш Министрлыгына рәхмәт сүзләре әйтте. “Без Татарстанда ел саен төрле типтагы 2,5 млн. кв. метр торак төзибез. Безнең билгеле бер тәҗрибәбез бар, һәм һәрвакыт барлыкка килеп торган проблемаларны һәм сорауларны күрәбез”, - диде республика Хөкүмәте башлыгы.

“Арендалы тораксыз эре инвестицион проектларны тормышка ашыру мөмкин түгел, шуның өчен дә әлеге тема безнең өчен бик мөһим, - диде Илдар Халиков. – Әлеге проблема белән без беренче тапкыр “ТАНЕКО” проектын тормышка ашырганда очраштык. “Алабуга” АИЗ проектларын тормышка ашыру вакытында да аналогик күренеш күзәтелде.

Бер үк вакытта, Татарстан Премьер-министры сүзләренә караганда, республиканың эре шәһәрләрендә яшәүчеләр, беренче чиратта, комфортлы арендалы торак белән кызыксыналар.

Киңәшмә барышында, арендалы торак проектларын тормышка ашыруда дәүләт ярдәме мөмкинлекләре турында ТКХны реформалаштырырга  ярдәм итүче Фонд, АИЖК вәкилләре сөйләде. Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан арендалы торак өлкәсендәге законнарны модернизацияләү буенча берничә тәкъдим әйтелде.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, үз докладында, Татарстанның арендалы торак төзелеше буенча булган  тәҗрибәсе турында сөйләде. Хәзерге вакытта Республикадагы проектларның күбесе Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Арендалы торак  буенча программаларны, шулай ук, ASG Management компаниясе реальләштерә, арендалы торак төзергә теләк белдергән башка компанияләр дә бар. Шул ук вакытта, Ирек Фәйзуллин фикеренчә, мондый төр программаларга ярдәм итү сферасында,  инженер инфраструктура үсешендәге туры бюджет инвестициясе турында карар кабул итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International