Татарстан проектлары «Төзелеш сәнгате 2020» халыкара фестивалендә алтын билгегә лаек булды

2020 елның 14 ноябре, шимбә

11-13 ноябрьдә Мәскәүдә узган XXVIII  «Төзелеш сәнгате 2020» Халыкара архитектура фестивалендә (Кунак ишегалды күргәзмә комплексы) Татарстан Республикасы проектлары «Рәссәй Төбәкләре» смотр-конкурсының «Шәһәр мохите һәм комплекслы шәһәр проектлары» номинациясендә югары бүләккә-алтын билгегә лаек булды. Фестивальне Рәссәй Архитекторлар берлеге оештырды. Фестивальнең темасы - архитектура һәм шәһәр төзелешендә заманча тенденцияләрне эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән, «Мәңгелек». «Рәссәй Төбәкләре» Смотр-конкурсы Рәссәй төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә архитектура-шәһәр төзелеше сәясәтенең һәм практикасының иң яхшы мисалларын ачыклау, яшәеш мохитен булдыруга яңа алымнар, Рәссәйдә шәһәр төзелеше эшчәнлеген активлаштыру һәм үстерү, архитектура практикаларын, оригиналь концепцияләрне, инновацион чишелешләрне популярлаштыру һәм тормыш-көнкүреш мохитен системалы үстерү максатыннан үткәрелде. Күргәзмәдә Татарстан экспозициясе «Йөз еллар аша Татарстан архитектурасы» дигән исем астында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Республика экспозициясен әзерләүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелеге астында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, Казан шәһәренең Архитектура идарәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, «Татинвестгражданпроект» ДУП, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International