17 март – торак-коммуналь комплекс хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

2013 елның 17 марты, якшәмбе

Бүген, һөнәри бәйрәм көнендә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин хезмәттәшләргә  котлау сүзләрен җиткерде.

Бу елны, Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү органы барлыкка килүгә 90 ел тула. Монда сүз 1923 елның мартында булган вакыйгалар турында бара. Ул вакытта ТАССРның коммуналь хуҗалык идарәсе НКВД составыннан чыгарыла. Ул вакытта да, хәзер дә мөһимрәк, катлаулырак, кызыклырак тармак юк.

Торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән татарстанлыларның уңайлы тормышы өчен шартлар тудыралар, республикада яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту һәм аларга кирәкле хезмәтләр күрсәтү буенча җаваплы эш башкаралар. Ләкин, бүгенге көндә,  моннан тыш, аларның эшчәнлегенең нәтиҗәсе белән, тармакның киләчәге һәм аны уңышлы реформалаштыру да бәйле.

Без ел саен яңарыш юлыннан барабыз. Бу вакыт эчендә без күп нәрсә эшләргә өлгердек, ләкин киләчәккә дә зур бурычлар куелган. Шуларның берсе – торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсен максималь яктан ачык итүне тәэмин итүгә, көчле иҗтимагый контроль  оештыруга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру. Әлеге эш халыкка хезмәт күрсәтүдә реаль, мөһим үзгәрешләргә китерергә, күрсәткән хезмәтләрнең арзан, уңайлы булуын һәм сыйфатын үстерүгә, безнең гражданнарның яшәү шартларын комфортлы итүгә ярдәм итәчәк.

Бүген, бик күп еллар хезмәт иткән, хәзерге вакытта тәҗрибәле остазлар булган  тармак ветераннарына рәхмәт әйтәсе килә. Намуслы хезмәт, үз эшегезгә тугрылыклы калуыгыз өчен чын күңелдән әйтелгә рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз.

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, һөнәри эшегездә уңышлар, иртәгесе көнегездә тынычлык һәм ышаныч, гаиләләрегезгә иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International