Россия Федерциясе Президенты ярдәмчесе Казанның яңа объектларында булды

2013 елның 19 марты, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышы кысаларында, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе – Россия Федерациясе Президентының контроль идарә башлыгы К.А. Чуйченко Казанга килде.

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Татарстан башкаласына булган сәфәре барышында, 2013 елгы Универсиаданың иң мөһим объектларын тикшерде: гимнастика  Үзәге, спортның су төрләре сарае, төзелеп килүче  “KAZAN ARENA”  стадионы һәм спортның ишү төрләре Үзәге. Объектларны тикшерү вакытында  аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин озатып йөрде.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, К.А. Чуйченко җитәкләгән Россия Федерациясе Президентының Контроль идарәсе, өзлексез рәвештә, Бөтендөнья студент уеннарына әзерлек процессы турында мониторинг үткәреп тора.

Объектларны тикшергәннән соң, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе һәм министр И.Э. Фәйзуллин Россия Федерациясе Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Совет утырышында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International