Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча тагын бер балалар бакчасы төзелде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Казанның Идел буе районында 220 урынлык яңа балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең (ТР Дәүләт төзелешен күзәтү) проект документациясе таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмәсен алды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» милли проекты ярдәмендә төзелгән. Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 кв. метр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проекты кысаларында 5030 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган, шул исәптән 1,5 - 3 яшьлек балалар өчен - 2525 урын, 3-7 яшьлек балалар өчен-2505 урын. Хәзерге вакытта 21 объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International