Бүген Төзелеш Министрлыгында “Чистай” индустриаль паркындагы беренче чираттагы инфраструктура объектларының төзелешен тикшерделәр

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Чистай” индустриаль паркы проектын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды.

Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.

Киңәшмәдә катнаштылар: ТР Министрлар Кабинетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары идарәсе башлыгы И.Н. Сибгатуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев, ТР Баш инвестицион-төзелеше идарәсе җитәкчесе Р.Ф. Нуруллин, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды генераль директоры Т.М. Абдуллин, дәүләт торак надзоры Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшев, РФның ТР буенча экология, технология һәм атом надзоры хезмәте Идарәсе башлыгы И.Ф. Нәбиев, Чистай муниципаль район Башлыгы И.Т. Әхмәтҗанов һәм “Татинвестгражданпроект” ГУП генераль директоры А.А. Хөснетдинов.

Киңәшмә барышында “Чистай” индустриаль  паркындагы инфраструктура объектларын, аерым алганда, пар казаннары бинасын, электр белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм хуҗалык-фекаль суларны чыгару челтәрләрен төзүгә караган беренче чираттагы сораулар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International