Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Авыл клублары” республика программасын тормышка ашыру йомгаклары һәм 2012 ел өчен торак файдалануга тапшыру нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара булды.
Кунакларны министр И.Э. Фәйзуллин сәламләде. Ул үзенең чыгышында, эшләнгән эшләр һәм ирешелгән нәтиҗәләр өчен катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Авыл клублары” Республика программасы буенча төзелгән, иң яхшы мәдәни объект бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып, Арча муниципаль районындагы Түбәк Чекурча авылында күп функцияле үзәк төзегән “Арский КСМ” ҖЧҖ һәм аның җитәкчесе Р.А. Муллагалиев билгеләнде.
Төрле ведомстволарның, муниципаль оешма башкарма комитетларының, Татарстан республикасы төзелеш, проект оешмаларының 46 хезмәткәре, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнде.